- белем
- 1. Фикерләү алымнарының, фән яки практика белән расланган төп фикер һәм хөкемнәрнең хәтердәге эзлекле җыелмасы. Мәгълүмәт яки мәгълүмәтләр системасы. Нин. б. фән яки эшчәнлек өлкәсендә мәгълүмәтлелек, укымышлылык 2. Нин. б. иҗтимагый нормалар буенча укыганлык, тәрбияләнгәнлек, өйрәнгәнлек 3. Фән, гыйлем. БЕЛЕМЛЕ – с. 1. Белеме күп булган; укымышлы, укыган 2. Күпмедер күләмдә белеме, укымышы булган югары белемле кадр
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.